«Иң яхшы әкиятләр»: әдәби сәяхәт (6+)

2022 елның ноябрендә танылган урал язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның тууына 170 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан, 20 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Иң яхшы әкиятләр» дигән әдәби сәяхәт уздырылды.

Добрые сказки…
20221020_141532
20221020_143138

Чара барышында балалар язучының тормыш юлы, аның балалар өчен язылган әсәрләре, шулай ук танылган «Алёнушкины сказки» җыентыгы барлыкка килү тарихы белән танышты. Сәяхәттә катнашучылар өчен әдәби викторина уздырылды, алар сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште һәм Д.Н. Мамин-Сибирякның танылган әкиятләре исемнәрен искә төшерде.
Чара азагында балалар бик теләп Дмитрий Наркисовичның әкияте буенча төшерелгән «Сказка про храброго зайца – длинные уши, косые глаза, короткий хвост» мультфильмын карадылар. Укучылар язучы турында күп кенә яңа мәгълүматлар белде, әдәби әсәрләр буенча үз белемнәрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: